Лицей көненә багышланган әдәби-музыкаль очрашу (18+)

Шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре хезмәт ветераннары өчен лицей көненә багышланган әдәби-музыкаль очрашу уздырды.   

1811 елда бу көнне А.С.Пушкин укыган Царское село лицее ачыла. Әлбәттә инде, очрашуда Александр Сергеевичның лицейдагы дусларына багышланган шигырьләрен искә төшерделәр. 

Очрашуда катнашучылар Антон Дельвиг, Вильгельм Кюхельбекер кебек башка танылган лицейчылар иҗаты белән танышты, һәм шулай ук Василий Жуковскийның «Лесной царь» балладасын тыңлады.

Ял итүчеләр бик теләп халык биюләре буенча мастер-класстан катнашты. 

Чара гитара музыкасы һәм романслар белән үрелеп барды, алар тамашачы күңеленә үтеп керде, зур алкышларга күмелде. 

Поделиться: